Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурста җиңүче билгеләнде

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2 апрельдә Сарман районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү узды. «Татагролизинг» җәмгыятенең инженер-техник тәэмин итү департаменты баш инженеры Радик Гыймадиев рәислегендәге комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалар белгечләре катнашты.

Комиссия эш барышында техниканың һәм машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфатын тикшерде.

Комиссия эше йомгаклары буенча, беренче урын «Сарман» агрофирмасына бирелде, районның башка хуҗалыклары да югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, шуңа күрә Сарман муниципаль районының барлык хуҗалыкларында язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкинлеге бар.

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International