Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2024 елның 1 апрелендә Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2024 елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлеге буенча конкурс узды. Конкурсны үткәрү буенча комиссияне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов җитәкләде, шулай ук Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, авыл хуҗалыгы идарәсе бүлекләре, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россельхозцентр бүлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш юнәлешләре буенча үткәрелде.

Хуҗалыкларның техник әзерлеген бәяләгәндә ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүне үткәрүгә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерүне уздыруга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирелде.

Механизаторларга, комиссия әгъзалары белән әңгәмә барышында, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.

Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча әзерлек буенча иң яхшылары дип «Союз-Агро» ҖЧҖ, И.М.Ганиев КФХ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ оешмалары билгеләнде.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International