2024 елга расланган графикка ярашлы рәвештә, «Архангельское» КФХ ҖЧҖ һәм М.Х.Садыйков КФХ хуҗалыкларында әлеге хуҗалыкларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга еллык техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Техник тикшерүләр шулай ук А.Т.Шакиров, Д.А.Суворов, А.О.Анисимов КФХ хуҗалыкларында да узды.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.