Аттракционнарны эксплуатацияләгәндә мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча профилактик визит

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Гамәлдәге вәкаләтләр кысаларында һәм дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2024 елның 26 мартында аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге тарафыннан «Успех» ҖЧҖ һәм Шәхси эшкуар Марири Светлана Анатольевнага карата профилактик визит үткәрелде.

Профилактик визит барышында «Успех» ҖЧҖ һәм ШЭ Марири Светлана Анатольевнаның җаваплы затларына «Аттракционнар куркынычсызлыгы турында» техник регламент (ТР ЕАЭС 038/2016), Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатациясенә таләпләрне раслау турында» 20.12.2019 ел, № 1732 карары һәм дәүләт стандартлары белән билгеләнгән куркынычсызлык таләпләре җиткерелде.

«Успех» ҖЧҖ җитәкчелеге һәм ШЭ Марири Светлана Анатольевна барлык тәкъдимнәрне исәпкә алдылар һәм аттракционнарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләрен үтәү мәсьәләсенә бөтен җаваплылык белән караганнар.

 

 

Сергей Грачев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.                   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International