ТР Мамадыш муниципаль районында «Татавтодор» АҖ базасында киңәшмә булып узды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

2024 елның 21 мартында «Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалы базасында ЮХИДИ, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре катнашында юл-төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Үз чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы  бүлеге башлыгы А.Н.Гыймазов машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре буенча таләпләрне үтәүгә, шулай ук техник карау үткәрү кагыйдәләренә, техниканы эксплуатацияләгәндә кирәкле документлар булуына игътибарны юнәлтте һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырды. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

       

     Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International