Балтач муниципаль районының «Активист» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау уздырылды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

Балтач районының «Активист» ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау уздырылды. Чарага агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының һәм оешмаларының баш инженерлары чакырылган иде. 

Техниканы тикшергән вакытта Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе М.Р.Габдрахманов тарафыннан техник карап чыгу барышындагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында, машиналарны файдалану кагыйдәләре һәм кешеләрнең гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәтне, әйләнә-тирәлекне саклау өчен куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә аңлатмалар бирелде. Контроль-диагностика приборлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Барлык инженерлар да техник карап чыгуда актив катнашты. Гомумән алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгәнлеге һәм оештырганлыгы турында билгеләп үттеләр.     

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International