2024 елның 22 мартында «Зәй шикәре» А/Ф ҖЧҖ бүлекчәләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник тикшерү үткәрелде. Техниканы тикшерү барышында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннар торышына, агрегатларның номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, медицина аптечкалары, тракторчы-машинист таныкларына аерым игътибар бирелде. Механизаторлар белән куркынычсызлык техникасы, шулай ук янгын куркынычсызлыгы, производстводагы бәхетсезлек очракларын анализлау буенча әңгәмә үткәрелде.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.