Сарман муниципаль районында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан тикшерү эшләре башланды. Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник яктан беренче тапкыр карап чыгу 21 мартта «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ узды һәм, традиция буенча, ул күрсәткеч чара буларак узды. Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының баш инженерлары һәм идарәчеләре катнашты.
Теоретик өлеш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов техник карауга куела торган таләпләр турында аңлатты.
Чарада катнашучылар белән производствода бәхетсезлек очракларына анализ ясалды һәм район хуҗалыкларында аларга юл куймау буенча бурычлар куелды. Куркынычсыз эксплуатациягә, тышкы яктылык приборларын, тракторларның тормоз системаларын һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз куллануга аерым игътибар бирелде. Гамәли өлешендә чакырылган вәкилләр Сармат-95574 тагылмалы Беларус-1221 тракторы мисалында техник карау үткәрү барышы белән таныша алдылар.
Шул ук көнне «Нөркәй» агрофирмасы ҖЧҖ механизаторлары һәм чарада катнашучылар янына Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев килде. Алар механизаторларга һәм белгечләргә алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.