2024 елның 20 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «А1, А2, В, С, Д, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә теркәлде. 16 кандидатның 4се тапшыра алмады, 3се имтихан тапшырырга килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.