Агымдагы елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе А.Ш.Борһанов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге тарафыннан Идел һәм Зөя елгалары акваториясендә Зөя утравы тирәсендә уртак рейд оештырылды. Утрау янында булган барлык кар чаналары тикшерелде.
Шулай ук Зөя авылы территориясендә дә патрульлек ителде. Торак пунктта кар машиналарының тәртипсез хәрәкәте күзәтелмәде.
Мондый рейдлар күзәтчелек органнары белән килештереп эшләү графигы нигезендә алга таба да оештырылачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.