Бөгелмә аграр көллиятендә имтиханнар узды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2024 елның 15 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «В, С, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә теркәлде.  39 кандидатның 13 тапшыра алмады, 5 кеше имтиханга килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.

    Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International