Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2024 елның 15 марты, җомга

Эш графигы нигезендә «Красный Восток Агро» АҖ Зеленодольск филиалы базасында чираттагы техник карау узды. Беренче этапта теркәлгән 102 берәмлек техника арасыннан техник карауга 49 трактор һәм тагылма тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 42 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча 7 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекләрне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.

Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында да дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International