Ютазы муниципаль районында техника тикшерелә

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында, график нигезендә, сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру дәвам итә. Техникага тикшерү үткәргәндә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге, мөлкәтнең һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләренең һәм үзйөрешле машиналарның техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелә.  

   2024 елның 14 мартында «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ үзенең транспорт чараларын техник тикшерүгә тәкъдим итте. Барлыгы 11 берәмлек техника күрсәтте: төягечләр, тракторлар һәм тагылмалар бер рәт булып тезелеп басып тора иде. Техник тикшерү уздыру барышында 8 берәмлек аны уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклык алачак. 3 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде. Механизаторлар белән ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде. 

    Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International