«Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл ремонт-төзелеш идарәсендә транспорт чараларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес узды

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

2024 елның 13 мартында «Татавтодор» АҖ Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл ремонт-төзелеш идарәсендә Чүпрәле муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.И.Шәйхәтдаров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге вәкиле, техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар, механизаторлар, шоферлар катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес уздырылды.

    Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәргәндә куелган таләпләр каралды. Кызыл-сары төсендәге яктылык маякчыкларының, тышкы яктырту җиһазларының һәм ут чагылдыргыч җайланмаларның төзеклегенә махсус игътибар бирелде.

    Тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыкларын булган категорияләр кысаларында квалификация бирүгә бәйле рәвештә алмаштыру кагыйдәләре каралды.

 

    Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International