Традиция буенча, март башында районда берәр авыл хуҗалыгы-сәнәгать комплексы предприятиесе базасында күрсәтмә техник карау үткәрелә. Мондый семинар быел 13 мартта «Ташкын» ҖЧҖдә узды. Техник карау хуҗалыкның МТП базасында оештырылган иде, анда чакырылган хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар, остаханәләр мөдирләре, бүлекчә идарәчеләре һәм район хуҗалыкларының һәркайсыннан 2 механизатор соңгы таләпләр белән танышып чыктылар. Семинар-киңәшмә район башлыгы Л.Р.Зарипов җитәкчелегендә уздырылды.
Техник тикшерүгә барлык 22 берәмлек трактор һәм аларга 12 тагылма әзерләнгән иде.
Узган ел үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына җентекле анализ ясалды һәм районда аларны булдырмый калу бурычлары куелды. Семинарның гамәли өлешендә Актаныш муниципаль районы буенча ТР ДТК бүлеге җитәкчесе И.М. Хәкимов җыелган барлык кешеләргә тагылмалы 82.1 Беларус тракторы базасында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрүгә карата барлык таләпләрне күрсәтте.
Габаритлы техникадан тыш, тагылмалардан (тормоз системасы, габарит утлары, билгеләр, утлы маякчыклар) куркынычсыз файдалануга аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәдә Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Н.А.Сәлимгәрәев, Актаныш районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе полиция капитаны Р.Р.Шәмсиев, район хәрби комиссары Л.С.Әхмәтҗанов катнашты һәм чыгыш ясады.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.