13 март көнне дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан «Гарант» УКК ҖЧҖ оешмасында, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Имтиханга 6 кеше кертелде, барысы да теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырдылар. Имтиханнар тапшыру урыны буенча дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк. Барлык имтихан тапшыручылар белән үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү темасына әңгәмә үткәрелде, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша хезмәтләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.