Традиция буенча, беренче язгы көннәрдә, ремонт-тергезелеш эшләре башланганчы, республика юлларында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалы автоюл хуҗалыгы җитәкчелеге коллективның күзәтчелек хезмәтләре вәкилләре белән очрашуын оештыра, аларның бурычларына юлчы автотранспорт паркының техник торышы һәм аны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча контроль-күзәтчелек функцияләре керә. Агымдагы елның 7 мартында киңәшмә рәвешендә узган очрашуда ЮХИДИ, дәүләт техник күзәтчелеге һәм Таттехконтроль район хезмәтләре вәкилләре катнашты. Әлеге киңәшмәнең төп максаты (ул вакыт узу белән дә актуальлеген югалтмаячак) – машиналарны һәм механизмнарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү, шулай ук юлларда бәхетсезлек очракларына һәм юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймау. Киңәшмә тематикасы юл техникасына еллык техник карауны оештыруга һәм уздыруга багышланды, шулай ук техник карап тоту кебек төрле актуаль мәсьәләләр дә, производствода барлыкка килгән бәхетсезлек очракларында зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәмен күрсәтү турында да сөйләшү булды. Куркынычсызлык темасы районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Е.Г.Разбитнов һәм "Таттехконтроль" АҖнең Буа филиалы директоры А.М.Җамалетдиновның чыгышларында акцентланды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Р.Н.Ганиев тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча бурычлар һәм теләкләр яңгырады. Очрашу ахырында контроль-күзәтчелек хезмәтләре вәкилләре үзләренең профильле бурычларына җентекләп тукталдылар һәм җыелган кешеләрнең барлык сорауларына тулы җаваплар бирделәр.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.