7 мартта «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалында Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлеге, техниканы эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар, механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм башка катнашучылар катнашында киңәшмә узды. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан 2023 елда булган вакыйгаларны тикшереп, үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре, техник тикшерү вакытында куелган таләпләр, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру кагыйдәләре каралды.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.