Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

2024 елның 6 мартында, расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карап чыгу уздырылды. Беренче этапта теркәлгән 125 берәмлек техника арасыннан техник карауга 29 үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Нәтиҗәдә 28 берәмлеккә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Тышкы яктырту приборларының төзек булмау өлешендә ачыкланган бозулар буенча 1 берәмлек техникага техник карау акты төзелде. Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International