2024 елның 6 мартында, расланган графикка ярашлы рәвештә рәвештә, «Намус» агрофирмасы» ҖЧҖ тракторлар һәм аларга тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. Тикшерүдә Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.А. Вәлиев һәм идарә белгечләре катнашты. Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм күрсәтү чаралары, йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.