Лениногорск политехник көллиятендә тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

2024 елның 28 февралендә Лениногорск политехник көллиятендә  А1, В, С, D, E категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына укыган чыгарылыш укучылар арасында имтихан үтте. Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Имтихан бирүчеләрнең машина йөртүдә практик күнекмәләре тиешле категория техникасында сыналды. 

     Имтиханга 32 кандидат заявка бирде, шуларның 11е килмәде, 19 укучы имтиханны уңышлы тапшырды, 2се тапшыра алмады. Тапшыра алмаучылар һәм килмәүчеләр өчен кабат имтихан тапшыру көне билгеләнде.

 

 

 Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International