2024 елның 1 мартында «Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте» ДБҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «АI, В, С, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Ф.Г. Абдуллин катнашты.
33 кандидатның 3се килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.