Юлларда куркынычсызлык – безнең уртак максат

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 29 февралендә «Татавтодор» АҖ Апас филиалының Кама Тамагы ЮРТИ базасында механизаторлар һәм инженер-техник персонал белән очрашу-укыту узды. Очрашуда, дәүләт техник күзәтчелек вәкиленнән тыш, ЮХИДИ һәм Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Очрашу барышында юлларда техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә һәм ашыгыч хәлләрдә беренче медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Яктырту җайланмаларының, утлы маякчыкларның төзеклегенә, яктылык чагылдыра торган әйберләр, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, өске киемдә утны чагылдыра торган элементлар булуына игътибар бирелде. Шулай ук тиешле категорияле һәм квалификацияле (грейдер, йөк төягеч, экскаватор һ.б.) тракторчы-машинист таныклыклары булу мәсьәләләре дә күтәрелде 

Кар машиналарын, сазлык машиналарын йөртү таныклыгында нинди категорияләр буенча идарә итү хокукына мөмкинлек бирелә һәм нинди шартларда, теге яки бу документны югалтканда нәрсә эшләргә, двигательне алыштырганда нәрсә эшләргә кебек шәхси характердагы сорауларга җаваплар бирелде.

Очрашу дустанә, эшлекле шартларда узды.

Хәмит Гайнуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International