Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең районнар һәм шәһәрләрдәге бүлекләре белән киңәшмә

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

2024 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең районнар һәм шәһәрләрдәге бүлекләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе (алга таба – Идарә) башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Галиева Эльмира Рәфәгат кызы катнашындагы оператив киңәшмәдә Идарәнең дәүләт хезмәткәрләренә 2024 елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр декларация капманиясенең башлануы турында һәм 2024 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру кирәклеге (2023 ел өчен хисап) турында мәгълүмат җиткерелде. Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәрдә төп яңалыклар җиткерелде.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан 2022 елгы хисап елында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында дөрес булмаган һәм тулы булмаган мәгълүмат тапшыруга бәйле рәвештә ачыкланган хокук бозу очраклары каралды.  

Шулай ук электрон документлар әйләнеше системасында дәүләт хезмәткәрен тәңгәлләштерергә мөмкинлек бирә торган «Интернет» челтәре сайтларының адреслары һәм битләре турында мәгълүмат урнаштыру кирәклеге турында да мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International