Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны шәхсән кабул итте.
Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, шулай ук укыту мәсьәләләре каралды.
Дмитрий Сибгатуллин – Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш инженер-инспекторы.