2024 елның 16 февралендә, техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Дувановские Сады» СПССК милекчесенең Буран АЕ маркалы кар машинасына һәм «Фазан» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгында егерь булып эшләүче Городище авылында яшәүче Исли Александр Николаевичның YAMAHA VK10D маркалы кар машинасына техник карау уздырылды. Ике кар машинасы да кышкы чорда хуҗалык эшләре өчен файдаланыла. Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүе, идарә итүгә рөхсәт ителгән затларның тиешле категория белән идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Кар машиналары техник тикшерүне нәтиҗәле уздылар.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.