Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү булачак

2024 елның 16 феврале, җомга

2024 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

 Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.

 Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак:

 ТР, Югары Ослан районы, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 18 йорт

 Белешмәләр өчен телефон: 8(84379) 2-17-80, 8(843)221-77-85.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International