2024 елның 15 февралендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «В», «С», «D» һәм «Е» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Имтиханда 33 укучы катнашты. Шулай ук имтиханда элек имтихан тапшырмаган кешеләр дә бар иде. Гомуми укучылар исәбендә 11 кеше төрле категорияләр буенча тапшыра алмадылар. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Практик өлеше «трактородром»да уздырылды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә авырлыкларны, уңышсызлыкларны урап узуларын, үзйөрешле машиналар белән идарә иткәндә үзләрен юлда ышанычлы хис итергә, куелган максатларга омтылып, аларга ирешүләрен телибез! Сынауны тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан кимендә 7 көннән соң булачак.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар тракторчы таныклыгын алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирә алалар.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.