2024 елның 1 февралендә, расланган график нигезендә, «Троицкнефть» ЯАҖдә нефть скважиналарын йөреп чыкканда һәм аларга хезмәт күрсәткәндә операторлар тарафыннан кулланыла торган кар машиналарына, сазлык машиналарына һәм квадрациклларга ел саен үткәрелә торган техник карау үткәрелде. Техник тикшерү барышында техниканың торышы, номерлы агрегатларның туры килүе, машина йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булу-булмавы тикшерелде, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Инженер-механик Хәбибуллин Равил Гаяз улы җитәкчелегендә һәм техникага беркетелгән операторлар ярдәмендә тәкъдим ителгән техника тиешенчә әзерләнгән һәм аларга техник карау уздыру турында таныклыклар биреләчәк.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.