Кар машинасы – үзйөрешле машиналар исәбенә кертелгән транспорт чарасы, шуңа күрә аның хуҗалары мондый техниканы эксплуатацияләү буенча законнарны һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Шуны истә тотарга кирәк: машина йөртүченең гамәлләренә шәхси куркынычсызлык кына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең иминлеге дә бәйле. Кар машиналары, башка үзйөрешле машиналар кебек үк, дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлә. Яңа сатып алынган мототранспорт чараларының, кар машиналарының хуҗалары техниканы сатып алганнан соң 10 көн эчендә аларны теркәтергә тиеш.
Ел башыннан Татарстан Республикасында 70тән артык кар машинасы һәм мототранспорт чарасы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, теркәлмәгән кар машиналарын эксплуатацияләү тыела һәм билгеле бер нәтиҗәләргә китерә.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.