31 гыйнварда Минзәлә муниципаль районында Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә хокук бозуларны булдырмау һәм куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту максатыннан кар машиналарын эксплуатацияләү кагыйдәләре үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында 10 берәмлектән артык кар машинасы тикшерелде, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен 2 гражданин штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Өстәмә рәвештә кар машиналары хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләре һәм хәрәкәтнең башка катнашучылары белән үзара эш итү буенча әңгәмә дә үткәрелде.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә районы бүлегендә 207 берәмлек кар машинасы һәм квадроцикл теркәлгән, шуларның 88е – 2021-2023 елларда.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.