Агымдагы елның 29 гыйнварында Мөслимнең җирле «ДОСААФ» оешмасы базасында, мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң, «AI» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан тапшырылды.
Имтиханда исемлек буенча заявка биргән 11 кешенең 5се катнашты. Компьютерлар белән җиһазландырылган уку кабинетында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык кешеләр имтиханның теоретик өлешен уңышлы хәл иттеләр.
Имтиханның гамәли өлеше оешманың җиһазландырылган автодромында узды, анда конкурсантлар өйрәнү барышында үзләштерелгән кар машинасы белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)