Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М.Фәттахов эшлекле визит белән Актаныш муниципаль районында булды. Район башлыгы Л.Р.Зарипов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Н.А.Сәлимгәрәев белән берлектә, язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе белән танышу максатыннан, хуҗалыкларны әйләнеп чыгу барышында 4 хуҗалык каралды. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында максатчан эш бара. Авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт-тергезелеш эшләре нигездә тәмамланган. Бүгенге көндә тракторлар һәм тагылмаларны булачак техник тикшерүләргә әзерләү эшләре тулы куәтенә оештырылган. Ремонт эшләре белән мәшгуль механизаторлар белән очрашулар уздырылды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.