Зәй политехник көллиятендә имтиханнар узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2024 елның 25 гыйнварында «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Е категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 24 имтихан бирүчедән 17 кандидат үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү теориясен һәм практикасын уңышлы тапшырды, 2 кеше бирә алмады, 5 кандидат имтиханнарга килмәде. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.

 

     Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International