Агымдагы елның 25 гыйнварында, В,С,D,E категорияле тракторчы-машинистлар әзерләү курсларында укуны тәмамлап, «Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында быел беренче квалификация имтиханы узды. Имтиханны тапшыруда исемлек буенча заявка биргән 30 дәгъвачының 25се катнашты, имтиханның барлык этапларын 15 кеше уңышлы узды. Имтиханның теоретик өлеше махсус компьютерлар белән җиһазландырылган кабинетта узды. Теорияне тапшыру процессы «Гостехнадзор Экзамен» АПК кулланып башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укыту да, имтихан да сатып алынган «Прием экзаменов Web. Гостехнадзор Экзамен» болыт системасын кулланып үткәрелде. Алга таба, махсус җиһазландырылган трактородромда конкурсантлар уку барышында тиешле категориядәге үзйөрешле техника белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Имтихан тәмамланганнан соң, традицион рәвештә зур булмаган киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуга бәйле алга таба эш итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук гаризалар биргәндә дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланырга киңәш ителде, бу гариза бирүченең шәхси вакытын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм тракторчы-машинист таныклыгын алу процедурасын гадиләштерәчәк, шул ук вакытта өйдән чыкмыйча төрле инстанцияләргә гаризалар биргәндә котылгысыз чиратлардан коткарачак. Имтиханны уңышлы тапшыра алмаган катнашучылар өчен, шулай ук кайбер сәбәпләр аркасында уку йорты үткәргән имтиханда катнаша алмаган кешеләр өчен Буа ветеринария техникумы тарафыннан кабат имтихан оештырыла, әмма 7 көннән дә иртәрәк түгел.
Евгений Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)