2024 елның 13 гыйнварында Арча муниципаль районы агросәнәгать комплексы җитәкчеләре киңәшмәсендә Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г. Касыймов ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегенең 2023 елдагы эше белән таныштырды. 2023 елда Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары балансында булган тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны еллык техник тикшерү буенча анализ үткәрде.
Шулай ук 2023 елда Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм үзйөрешле техника катнашындагы бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат белән дә таныштырды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.