Кышкы тауларны дәүләт теркәвенә алу

2023 елның 29 декабре, җомга

Кышын таудан шуу – кышкы традицияләрнең берсе. Соңгы елларда бу төр күңел ачу гадәттән тыш популярлык казанды, шул исәптән Татарстанда да.

   Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, Евразия икътисадый берлегенең «Кышкы аттракционнарның куркынычсызлыгы турында» ТР038/2016 техник регламенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.12.2019 ел, № 1939 карары белән расланган Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләре нигезендә, кышкы таулар механикалаштырылмаган аттракционнарга керә. Аларга аттракционнарны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлыкның мәҗбүри таләпләре куела, һәм алар дәүләт техник күзәтчелек органнарында мәҗбүри дәүләт теркәвенә алынырга тиешләр.

    Казан шәһәрендә кышкы тауларны теркәү дәвам итә. Бүгенге көндә 6 кышкы тау теркәлде.    

    Кышкы тауда дәүләт теркәү билгесе булуы, кунаклар кышкы таудан файдалану кагыйдәләрен үтәгәндә, аның куллану өчен куркынычсыз булуын раслый.

 

 

    Андрей Герасимов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International