2023 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Викторович Никонов катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәткәре тапшырган керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турындагы мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгы мәсьәләсе каралды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов рәислегендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның бәйсез экспертлары катнашында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы вазыйфасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурсның 2 этабы буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Конкурста ике кандидат катнашты, алар конкурс чараларын уздырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.