«Теләкләр чыршысы»

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Традиция буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе «Теләкләр чыршысы»нда катнаша һәм балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов Биектау районыннан самокат алырга теләгән Аделинага күптән көтелгән Яңа ел бүләген тапшырды.

Шулай ук ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең күзәтчелек һәм автоматлаштырылган нигездә исәпкә алу бүлеге башлыгы Кадыйров Радис Рафил улы Чаллыдан Зәринәне котлап, аңа пульт белән идарә ителә торган машина тапшырды.

Яңа елда бәхет һәм уңышлар теләнде. Барлык балалар да сәламәт булсыннар! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International