Менделеевск муниципаль районында үзйөрешле техникага еллык техник карау уздыру дәвам итә. Хуҗалар үз техникаларын әзерлиләр. Техник тикшерү барышында кар машиналарының техник торышы, теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелә. Барлык үзйөрешле техника тикшерүне яхшы узды.
ЮХИ, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Илдар Газизуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.