«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «B», «C», «D» «E» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, аларны тапшыруга 30 кеше заявка биргән иде. 26 кеше имтиханны беренче тапкырдан ук теоретик өлеше буенча уңышлы тапшырды һәм практик өлешенә кертелде, анысы шулай ук уңышлы узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыкларын алачак.
Радик Назыйров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.