Лениногорск нефть техникумында юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләр өчен сынау узды

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чаралары йөртүчеләре төркемен укытып чыгарды. Агымдагы елның 22 декабрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтихан кабул ителде. Имтиханның теория өлеше уку йортының уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр, анда имтихан нәтиҗәләрен автоматик режимда бирә торган махсус программа урнаштырылган иде. Практик өлештә имтихан бирүчеләрнең кардан һәм сазлыктан йөри торган транспортны йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Имтиханнарга заявка биргән 17 курсантның 13е аны уңышлы тапшырды. Тиздән алар А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар. Имтиханга 4 курсант килмәде, аларга киләсе курсны тәмамлаганда килергә киңәш ителде.

   

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International