21 декабрьдә Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АІ» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2023 елның 22 декабре, җомга

21 декабрьдә Баулы шәһәренең «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АI» һәм «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

    Имтиханнарга 7 кеше кертелде, йөртү таныклыгы булмаган 1 студент юл йөрү кагыйдәләрен тапшыра алмады, 1 студент машина йөртүне тапшыра алмады, калган 5 кеше теоретик һәм практик имтиханны уңышлы тапшырдылар. Имтиханнарны уңышлы тапшырган һәркемгә, имтихан тапшыру урыны бүлегеннән, тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы биреләчәк. Шулай ук квадроциклларны һәм кар машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында инструктаж да үткәрелде һәм дәүләт хезмәтләре сайты аша тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

    Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International