ТР Ютазы муниципаль районының «УПБиО» МУП үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә Ютазы муниципаль районының «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе базасында чираттагы техник тикшерү үткәрелде. Техник карауга 7 берәмлек техника китерелде.  Карау барышында яктырту приборларына, тормоз системаларын һәм сигнализацияне контрольдә тоту чараларына, утлы маякларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде, чөнки махсус техника, һава шартларына карап, эшкә әзер булырга тиеш.  Механизаторларның үзләренә беркетелгән махсус техникада эшләү өчен рөхсәтләре бар. Техник карауны 6 берәмлек техника уңышлы узды, бер техник тикшерү акты төзелде.

     Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International