2023 елның 20 декабрендә «Балык Бистәсе агротехник техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «D» һәм «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтихан узды. Имтиханда 19 укучы катнашты. Алар арасыннан 2 кеше төрле категорияләр буенча теория өлешен бирә алмадылар һәм 2 студент имтиханның гамәли өлешен тапшыра алмады. Имтиханның теория өлеше «Прием экзаменов Web. Гостехнадзор» программасы ярдәмендә уку йортының махсус җиһазландырылган компьютерлар сыйныфында уздырылды. Практик өлеше «Трактородром»да узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә авырлыклар, уңышсызлыклар һәм башка каршылыклар яныннан узарга, үзйөрешле машина белән идарә иткәндә үзләрен ышанычлы хис итәргә, куелган максатларга омтылырга һәм ирешергә телибез! Тапшыра алмаганнар өчен кабат имтихан ким дигәндә 7 көннән соң үткәреләчәк. Исегезгә төшерәбез, гражданнар дәүләт хезмәтләре порталы аша тракторчы таныклыгы алу һәм алмаштыру өчен гариза бирә алалар.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.