Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 14 декабрендә Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге буенча баш инженер-инспектор Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 7 мөрәҗәгать каралды, аларның күпчелеге үзйөрешле техниканы теркәүгә, тракторчы-машинист таныклыкларын бирүгә һәм алмаштыруга, шулай ук ПСМ торгызу мәсьәләләренә кагыла иде. Барлык мәсьәләләр буенча ведомство җитәкчесе тарафыннан җентекле аңлатмалар бирелде.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.