Нурлат муниципаль районы «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Сынаулар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта «Буран» кар чанасы ярдәмендә тапшырылды. Сынау тапшырырга килгән 19 кандидатның 13е имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтихан тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар.

7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.

 

Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International