Аксубай муниципаль районында «Аксу Агро» ҖЧҖ базасында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында укыту семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 13 декабрендә «Аксу Агро» ҖЧҖ базасында агросәнәгать комплексы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында укыту семинар-киңәшмәсе узды.  ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады. Тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә аварияләрне профилактикалау максатыннан, республикада һәм районда булган резонанслы юл-транспорт һәлакәтләре тикшерелде.

 

    Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International