2023 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак. Кабул итү вакыты – 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Борһанов Альберт Шамил улы үткәрәчәк.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак:
ТР, Байлар Сабасы штп., Г. Закиров урамы, 52 нче йорт
Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 2-32-66, 8(843)221-77-85.
Ильяс Ибраһимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.