2023 елның 1 декабренә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас районы бүлегендә 1185 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма исәпләнә. Шуларның 503 берәмлеге – агросәнәгать комплексында, 556 берәмлеге – физик затларда, 126 берәмлеге – башка предприятиеләрдә.
Барлыгы 112 берәмлек техника теркәлгән, шуларның 45е – яңа техника.
54 берәмлек исәптән төшерелгән, шуларның 4се – исәптән чыгарылган.
263 берәмлек таныклык бирелгән, шуларның 159ы – алмаштырылган, 104е – укудан соң.
Бирелгән техник тикшерү таныклыклары – 1 057 данә.
Теркәлгән техниканың 78%ы техник тикшерү узган, узган ел белән чагыштырганда 6%ка күбрәк бу. Агросәнәгать комплексында – 89%, узган елгы дәрәҗәгә карата – 7%, башка предприятиеләрдә – 96%, узган елгы дәрәҗәгә карата – 1%, физик затлар – 63%, узган елгы дәрәҗәгә карата – 6%.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.